Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының пенсия фондына яңа җитәкче билгеләнде
Бүген Россия Пенсия фондының Чаллы бүлекчәсендә яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Әлеге вазифага Руслан Шәнгәрәев билгеләнде. Бу хакта шәһәр администрациясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Коллективка яңа җитәкчене Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов тәкъдим итте.
Руслан Шәнгәрәев Пенсия фонды системасында ун елдан артык эшли, башта ул Тукай һәм Актаныш районнарында Россия Пенсия фонды бүлекчәләрендә төрле вазифаларда эшләгән.
Чаллы бүлекчәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдә Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз