Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының өч мәктәбе 2026 елга капиталь ремонтның федераль программасына кертелде
Чаллының 55нче, 58нче мәктәпләре һәм 78нче Пушкин лицее 2026 елга капиталь ремонтның федераль программасына керделәр. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, эш барышы парламент контролендә. «Гадәт буенча, без партия десанты составында, эшләрнең барлык этаплары даими парламент контролендә, чөнки алар бюджет акчалары хисабына башкарыла», – дип хәбәр итте парламентарий үзенең Телеграм-каналында.
Күптән түгел депутатлар Чаллы Шәһәр Советы һәм Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре белән бергә модернизация башланыр алдыннан объектларны карадылар.
55нче мәктәп 1992 елдан бирле эшли – анда 884 укучы белем ала, аларның күпчелек ата-аналары шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1990 елда нигез салынган 78нче лицей 958 баланы кабул итә һәм Чаллының әйдәп баручы белем бирү учреждениеләренең берсе санала. Ул үзенең иҗади мохите һәм укытудагы заманча алымнары белән билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз