news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Мәләкәс арьягында яңа мәктәп төзеләчәге билгеле булды

Чаллының Мәләкәс арьягында яңа мәктәп төзеләчәге билгеле булды
Фото: https://shahrichalli.ru

2025 елда Чаллының Мәләкәс арьягында яңа мәктәп төзеләчәк. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте, дип яза «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим.

«Хөкүмәттә бу мәсьәлә буенча сөйләшү булды. Мәләкәс арьягында 39нчы мәктәптә укытуны өч сменада оештырмас өчен тагын бер яңа мәктәп кирәк. Чаллыда балалар саны арта бара. 2030 елдан соң балалар саны кимесә дә, без икенче сменадан китә алабыз. Якын 10-15 елда мәктәпләр ярымбуш булыр дип кайгарыса юк. Балалар бакчаларында да шундый ук хәл. 110 урынлы бакчага 121 бала йөри. 6-7 елдан соң 100 урынга 100 бала булачак. Безнең гомердә бакчалар да тулы булачак», – диде мэр.

news_right_1
news_right_2
news_bot