news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы Картиналар галереясенә Гөлсабира Хәкимова исеме бирелә

Чаллының Мактаулы гражданнарны, оешмаларны һәм тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерү комиссиясе автошәһәрнең Картиналар галереясенә аңа нигез салучы Гөлсабира Хәкимова исемен бирү тәкъдимен хуплады.

Мондый инициатива белән элегрәк Картина галереясе коллективы чыкты. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Гөлсабира Хәкимова хезмәт эшчәнлеген 1942 елда татар теле укытучысы булып башлый. 1943-1948 елларда ВЛКСМ Минзәлә райкомының беренче сәркатибе, 1949-1951 елларда балалар йорты директоры булып эшли. Ул Чаллыга 1970нче елларда килгән. 1973 елдан 1982 елга кадәр шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын биләгән.

Пенсиягә чыккач, Хәкимова 20 елдан артык Чаллының Картина галереясе директоры булып эшләгән.

Галереядә беренче күргәзмәдә Илья Репин, Иван Шишкин, Василий Суриков картиналары тәкъдим ителде. Хәкимованың оештыру таланты ярдәмендә автошәһәрдә Сабан туе уздырыла башлады. Ул шулай ук Игорь Лерманның камера оркестрын оештыруга ярдәм итте. Арт-менеджер Илдар Ханов ясаган «Ватан-ана» монументының төп сыны образы булды, диелә хәбәрдә.

ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре 2021 елның сентябрендә 96 яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100