Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының кадет мәктәбендә язучы Факил Сафинның китабы тәкъдим ителде
Чаллының Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбендә, язучы Факил Сафинның «кадет» эзләү отрядының героик эшенә багышланган «Алар безне эзлиләр…» китабының рус теленә тәрҗемә ителгән «Они ищут нас…» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китап – табылдыклардан, архив мәгълүматларыннан һәм отрядта катнашучыларның шәхси тарихларыннан җентекләп җыелган хәтер елъязмасы, алар һәлак булган Ватанны саклаучыларга исемнәрен кайтаралар.
Чарада Чаллы шәһәренең мәгариф оешмаларының тәрбияләү буенча директорлар киңәшчеләре, шулай ук тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Л.Г. Газизова катнашты, алар проектның әһәмиятен югары бәяләделәр.
«Татарстан Республикасы Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы Факил Миннемөхәммәт улы Сафинга яшь буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.
Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз