news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының йогышлы чирләр табибы дуңгыз гриппыннан саклану ысулларын аңлатты

Дуңгыз гриппына каршы профилактиканың иң беренче чарасы – прививка ясау, шулай ук респиратор этикет – бит, кул юу, авыру баланы балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөртмәү кебек чараларны үтәү профилактик чараларга керә. Саклану чаралары турында Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Татьяна Әгъләмова матбугат конференциясендә сөйләде.

«Барыннан да бигрәк, сәламәтлек – сезнең кулда икәнен уйлагыз. Иң мөһиме – профилактика. Барлык медицина хезмәткәрләре дә прививкалар яклы, тере вакциналар хәзер кулланылмый. Кискен респиратор авыруларның, шул исәптән гриппның да, нәтиҗәләрен дәвалауга һәм көрәшүгә караганда, кисәтү җиңелрәк. Беренче чиратта вакцинация турында искә төшерәсем килә. Ковидка каршы вакцина да актуаль булып кала», – диде белгеч.

Шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр үз фатирларына йогышны кертмәү турында кайгыртырга тиеш: көнгә берничә тапкыр дымлы чүпрәк белән җыештырырга, савыт-сабаны яхшылап юарга (кайнатырга), авыруны аерым бүлмәдә изоляцияләргә, туганнар һәм дуслар белән очрашуны чикләргә кирәк.

«Гриппның типик «йөзе» бар: бизгәк кискен төстә уза, калтырата, баш авырта, шулай ук күз хәрәкәтләнгәндә күз алмалары авырта, күңел болганырга мөмкин. Грипп вакытында борыннан агып чыкмаячак, борын коры, тамак кибә. Грипп булганда мускуллар авырта. Алар вируслы инфекция белән зарарлана һәм мускул күзәнәкләре җимерелә, аяк мускуллары авырта», – дип санап китте табиб грипп билгеләрен.

Әгәр кеше авырып китсә, мөмкин кадәр күбрәк салкын су эчәргә, бик кайнар чәй эчмәскә, тән температурасын төшерә торган, кан тамырларын тарайта торган дарулар кабул итәргә, тамак һәм борынга спрейлар сиптерергә киңәш итте Татьяна Әгъләмова. Витаминнарны артык күп эчәргә ярамый, «иммунитетны ныгыту өчен» сарымсак та булышмый. «Без иммунитетны прививкалар ярдәмендә генә чыныктыра алабыз», – дип белдерде табиб.

Белгеч сүзләренчә, кешенең аңы томалана башласа яки бизгәк синдромы башланган очракта (бигрәк тә балаларда) ашыгыч ярдәм чакыртырга, сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100