news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды

Чаллының иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды
Фото: http://shahrichalli.ru/

«Ел тәрбиячесе - 2024» бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә Чаллының 37 тәрбиячесе көч сынашты. Өч этаптан торган конкурс финалына 9 тәрбияче чыкты. Икенче тур нәтиҗәләре буенча 7 педагог – «Ел тәрбиячесе» һәм 2 педагог «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе» номинацияләрендә иң күп бал җыючылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Финалда зыялы, иҗади һәм эзләнүчән тәрбиячеләр җиңүче дип табылды. Беренче урынга 128нче санлы «Шаян» балалар бакчасыннан Дарья Ольденбург лаек булды. Икенче урында - 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасыннан Ләйсирә Сабирова, өченчедә – 98нче «Планета детства» балалар бакчасыннан Ләйсән Шияпова. Алар акчалата - 50, 45, 40 мең сум белән бүләкләнде.

Номинацияләрдә җиңү яулаган 6 тәрбияче дә игътибарсыз калмады. Аларга 15әр мең акча тапшырдылар.

Призлы урыннар алучылар Чаллы данын республика этабында яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100