news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының «Иман» мәчетенә имам-хатыйб билгеләнде

Чаллының «Иман» мәчетенә имам-хатыйб билгеләнде
http://islamtatar.ru

Чаллының Суар бистәсендә төзелә торган «Иман» мәчетенә имам-хатыйб билгеләнде. Анда имам-хатыйб буларак сайланган Мөнир Мөнәвир улы Хатыйпов шәhадәтнамә, мәчет уставы һәм теркәү документлары бирелде. Аларны Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тапшырды.

Соңрак имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов имамлык вазифасын кабул иткән Мөнир хәзрәткә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырылган «Нигезләмә» һәм Коръән китапларын бүләк итте. Вакыйга әлегә төзелеш эшләре тәмамланмаган «Иман» мәчетендә үтте. Бу хакта Яр Чаллы мөхтәсибәтенә сылтама белән «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Чарада шулай ук Чаллы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, «Чаллы Яр» имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров, бистә башлыгы Әнвәр Таһиров, төзелеш иганәчеләре һәм мәхәллә кешеләре катнашты., дип хәбәр итә Яр Чаллы мөхтәсибәте.

«Иман» мәчете Суар бистәсенең Бердәмлек урамы, 26 адресы буенча төзелеп килә. Ул 2 каттан тора һәм 140 кешегә исәпләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100