news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының БСМП табиблары үт юлында тыгылган ташны беренче тапкыр яңа ысул белән алган

Чаллының Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары сирәк очрый торган операция үткәргән. Алар кулланган ысул хастаханәдә беренче тапкыр сыналган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үт юлында тыгылган таш аркасында 55 яшьлек пациентның гомеренә куркыныч янаган. Үт суы акмый башлау сәбәпле бик көчле сары авыруы башланган. Эндоскопик алым, ягъни кечкенә тишек аша гына ташны алу мөмкин булмаган: бүсер (дивертикул) комачаулаган. Шуңа күрә бу ир-атка карын куышлыгын ачып, зур операция кирәк булган.

Ләкин Ашыгыч ярдәм хастаханәсе табиблары башка юлын тапкан. Рентген контролендә хирурглар операцияне кисем аша гына ясаган. Медицина телендә ул «миниинвазив операция» дип атала. Тар гына кисем аша пациентка үткәргеч торба керткәннәр, аның аша хирурглар кораллар ярдәмендә ташны чыгаруга ирешкән.

«Бавырда үт бүлеп чыгару юллары аша без ыргак рәвешендә махсус корал кертеп, ташны эләктердек һәм каты тубус кулланып чыгардык. Бу очракта бик ипләп кенә, һәр миллиметрны исәпләп, сак кына эш итәргә кирәк иде. Ә бу - шактый катлаулы эш. Мондый операцияне беренче тапкыр ясадык, барысы да уңышлы узды. Пациент һәрвакыт аңында булды, операция урынга гына анестезия кертеп ясалды», – дип сөйләгән рентгенхирург Зоя Антропова.

Ир-ат хастаханәдән чыгарылган, сихәтләнеп килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot