Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының Җәмигъ мәчетендә манаралар июнь ахырында урнаштырылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чаллыда Җәмигъ мәчетен төзү планы билгеләнгән вакытта үтәләчәк, дип ышандырды шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Кичә ул эшнең барышын тикшерде, периметр буенча бинаны карады һәм булачак мәчетнең эченә керде.
Җәмигъ мәчетендә манаралар - июнь ахырында, ә 10 июльдә ике ярымай урнаштырылачак, диелә шәһәр мэриясенең телеграм-каналында. 1 августта гөмбәзләрне ясап бетерәчәкләр – бу вакытка биш гөмбәз әзер була. Шуннан соң җиде гөмбәзнең икесен ясыйсы кала. Моннан тыш, якын киләчәктә бинаны ак мәрмәр белән тышлау, витражларны монтажлау эшләре башланып китәчәк.
«Гыйбадәтханәләр тиз генә төзелми. Биредә дәүләтнең бер тиен акчасы да, муниципаль, бюджет акчасы да кермәгән. Кадагына кадәр барысы да гражданнар, предприятие һәм учреждениеләр акчасына сатып алынган. Шунлыктан бу - гомумхалык төзелеше. Без алга таба да бирегә үз акчаларыбызны һәм хезмәт хакын җәлеп итәчәкбез, шулай ук партнерларга мөрәҗәгать итәчәкбез», - дип искәртте мэр.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу мәчетнең шәһәр кешеләренә кирәк булуын әйтте. «Бер дин дә кешене начарлыкка өйрәтми, яшәргә, эшләргә һәм игелекле гамәлләр кылырга ярдәм итә. Эшне алга таба да дәвам итәчәкбез», - диде Наил Мәһдиев.
Чаллыда Җәмигъ мәчете проекты гомуми мәйданы 6,6 мең квадрат метр тәшкил иткән биналар комплексы торгызуны күздә тота. Уртада гөмбәзләр белән биш баскычлы төп бина урнашачак.
Аңа колоннадалар белән ике флигель тоташачак, биредә шулай ук уртача зурлыктагы берәр гөмбәз урнаштырачаклар. Мәчетнең барлыгы дүрт манарасы (икесе – зур, икесе – кечкенә) булыр дип көтелә. Аларның икесенең биеклеге 76 метр тәшкил итә.
«Татар-информ» агентлыгы бер дин тотучының Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә 30 миллион сум акча бирүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз