Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешендә витраж ясарга керештеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Автокаланың «Җәмигъ» мәчете төзелешендә витраж ясарга керештеләр. Бу хакта шәһәр мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Евростиль» компаниясе төзүчеләре мәчетнең тышкы диварларын ак мәрмәр белән тышлауны дәвам итә, 1 мең квадрат метрда бу эш төгәлләнгән инде.
Шулай ук төп корпуста түбә ябу эшләре башланган. Зәй керамзит заводы бу эшләр өчен керамзитны бушлай биргән.
Мэр Наил Мәһдиев объект төзелешен шәхси контролендә тота. «Шунысы мөһим, безгә төрле милләттәге, диндәге һәм конфессиядәге кешеләр ярдәм итә. Моның дәлиле буларак, Чаллыда төрле дин тотучы кешеләр үзара килешеп, яхшы мөнәсәбәтләрдә яши һәм гомуми мәсьәләләрне хәл итә», - дип искәртте бер интервьюда шәһәр башлыгы.
«Татар-информ» агентлыгы Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куюлары хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз