news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 50 млн сум күчерүче билгеле

Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 50 млн сум күчерүче билгеле
Фото: https://shahrichalli.ru

Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 3 ай эчендә 61 млн сумнан артык акча җыелган. Әлеге мәгълүматны мәчет каршындагы Попечительлек советы җиткерде. Иң зур өлешне «Санрайс капитал» компаниясе керткән. Ул төзелеш счётына 50 млн сум күчергән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

5 мең сумнан алып 5 млн сумга кадәр акча җибәрүче эшмәкәрләр дә бар. Шунысы сөендерә: җыйган акчаларын мәчеткә китереп бирүчеләр яисә электрон рәвештә акча күчерүчеләр дә бихисап. Кыска вакыт эчендә шәһәрдәшләрдән 2,3 млн сумга кадәр акча җыелган.

Искәртик, Чаллының кайбер оешма-предприятиеләре төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Кайбер компанияләр бушлай хезмәт күрсәтә.

«Җәмигъ» мәчетен шәһәрнең 400 еллык юбилеена, 2026 елда төзеп бетерергә җыеналар. Ул берьюлы 3,2 мең кеше сыйдырышлы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot