news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Әдәби тарихны өйрәнү музеена бер экспонат өстәлде

Чаллының Әдәби тарихны өйрәнү музеена бер экспонат өстәлде
"Көмеш кыңгырау"

«Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе китапханәсендәге китаплар арасыннан иске пластинка килеп чыкты. «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дип язылган иде аңа. Башкаручысы – Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина. Бу турыда «Көмеш кыңгырау» сайтында хәбәр ителә.

«Бик тыңлыйсы килсә дә, пластинканы тыңлап булмады. Аны тыңлар өчен патефон яки граммофон кирәк шул. Пластинканың тышы да матур ясалган. Ташларга кулыбыз бармады. Шуңа да без бу табылдыкны Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендәге Әдәби тарихны өйрәнү музеена тапшырырга булдык. Бу кызыклы пластинка белән танышасыгыз килсә, шунда барыгыз. Анда бәлки уйнатып та күрсәтерләр», – диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100