news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллының 5нче хастаханәсе янында ковидтан үлгән медиклар истәлегенә чыршы утырттылар

Чаллының 5нче хастаханәсе янында ковидтан үлгән медиклар истәлегенә чыршы утырттылар
https://t.me/zdravchelny

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән вафат булган медиклар истәлегенә аллея ясадылар.

Медикларның авыр инфекциягә каршы көрәштә батырлыгы турында зәңгәр чыршылар искә төшереп торачак. Бу хакта Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең Телеграмм-каналында хәбәр ителә.

Хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов сөйләвенчә, акциянең максаты — медицина хезмәткәрләренә COVID-19 инфекциясенә каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтү.

«Стационар хезмәткәрләренә генә түгел, беренче булып пандемия авырлыгын үз өстенә алган 5нче һәм 9нчы хастаханә хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерәбез», — диде ул.

Баш табиб чыршылар утырту өчен урынны озак сайлаганнары турында сөйләде. Аннары стационар территориясендә аллея ясарга булганнар, чөнки монда күбрәк иң авыр хәлдәге пациентлар дәваланган. Йогышлы авырулар госпитале статусында эшләгән вакытта 13 меңгә якын кешене коткарып калганнар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100