news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының 48нче мәктәбендә табиблар укытачак

Чаллы медицина көллияте 48нче мәктәп белән берлектә яңа проект башлап җибәрә. Ул «Медицинага старт» дип атала. Бу Татарстан көллиятләре арасында беренче шундый зур проект. Аның кысаларында мәктәп укучыларын медицина нигезләренә төшендерергә җыеналар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Биология һәм химия фәннәренә өстенлек биреләчәк. Шулай математика, инглиз теле кебек фәннәр дә медицина юнәлешендә укытыла.

Медицина сыйныфында укырга 27 сигезенче сыйныф укучысы теләк белдерде. Аларны Чаллы медицина көллияте мөгаллимнәре укытачак.

Мәктәпне тәмамлаганда балаларга махсус сертификат биреләчәк. Күп балл җыйган укучылар көллияткә бушлай укырга керә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot