Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйрәмдә Салават һәм Сергей Лазарев чыгыш ясаячак
Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Россиянең популяр җырчысы Сергей Лазарев һәм Чаллының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.
Бәйрәм программасы 21 августта җирле артистлар, Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгышларын берләштерәчәк. Бәйрәм «Прибрежный» паркы мәйданында узачак. Төп катнашучыларның берсе итеп Салават Фәтхетдинов билгеләнгән. Шулай ук Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары алдында Сергей Лазарев чыгыш ясаячак.
Бәйрәм программасы «Авторадио - Чаллы»дан зур дискотека белән дәвам итәчәк. Кунаклар өчен Санкт-Петербургтан DJ Цветкофф музыкаль сетлар әзерләячәк.
Бәйрәм азагында салют булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз