news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының 38нче мәктәбе юбилеен билгеләп үтте

Чаллының 38нче мәктәбе юбилеен билгеләп үтте
Фото: http://shahrichalli.ru

Чаллының 38нче гомуми белем бирү мәктәбе 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Әлеге уку йортында меңнән артык бала белем ала. Арасында яхшы билгеләренә укучылар шактый. Аеруча рус һәм татар теле, информатика фәннәреннән олимпиадаларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Мәктәпнең кызлар футбол командасы хәтта республика күләмендә җиңү яулады.

Юбилей уңаеннан балалар ветеран укытучыларга һәм кунакларга музыкаль программа әзерләде, тарихи фотолар белән таныштырды.

38нче мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында танылган телевидение алып баручысы Ольга Шелест, шәһәр прокуроры урынбасары Олег Ульянченко, күпсанлы мәктәп директорлары бар. Мәктәптә тарихи һәм төрле диннәр турында музейлардан тыш, нумизматика музее да эшләп килә. Ул Чаллыда бердәнбер шундый музей.

news_right_1
news_right_2
news_bot