news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының 30нчы мәктәбе педагогы Бердәм дәүләт имтиханы рекорды өчен 200 мең сум алган

Чаллының 30нчы мәктәбе педагогы Бердәм дәүләт имтиханы рекорды өчен 200 мең сум алган
Фото: Чаллының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Бүген Чаллы администрациясе бинасында Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм мәктәп директорларының автошәһәр мэры Наил Мәһдиев белән тантаналы очрашуы узды. Бу традицион чара чыгарылыш сыйныф укучыларының тырышлыгы белән югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларның да казанышларын тану булды.

Имтихан кампаниясенең якынча нәтиҗәләре буенча, Чаллының 34 унберенче сыйныф укучысы иң югары балл күрсәтте. Йөз балл җыючыларның күбесе химиядән имтихан бирүчеләр – 23 кеше (узган ел алар биш кенә иде), әдәбияттан – алты, информатикадан – өч, рус теленнән – ике.

«Бу – чыгарылыш сыйныф укучысының, үз һөнәрен һәм балаларын яраткан педагогның, һәм, һичшиксез, тәрбиягә күңелләрен салган ата-аналарның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Болар барысы да уңышның бер формуласыннан гыйбарәт. Иң беренче чиратта укытучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Укытучы - ул бөек һөнәр», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

100 балл җыйган һәр укучыга 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Остазлар да бүләксез калмады – алар әзерләгән йөз балл җыючылар санына карап, бүләкләү күләме 50,5 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итте.

Чын рекордсмен 30нчы мәктәпнең химия укытучысы Ольга Калинкина булды. Аның җиде укучысы 100 балл алды.

Ольга Николаевна хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Мин өч кешегә, иң күбе дүрт кешегә ышанган идем, әмма 7 укучының иң күп балл җыйганын белгәч, шаккаттым. Балаларыбыз бик тырыш. Безнең алар белән чын тандем килеп чыкты. Өч ел рәттән минем укучыларым 99 балл җыйды, һәм менә, ниһаять, 100 балл булды!»

news_right_1
news_right_2
news_bot