news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыны бер миллионнан артык чәчәк бизәячәк

Чаллыны бер миллионнан артык чәчәк бизәячәк
Фото: Чаллы мэрының телеграм-каналыннан

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль предприятиесендә ремонт эшләре барышы, махсус техникага хезмәт күрсәтү белән танышты. Ул шулай ук чәчәкләр үстерүчеләр белән очрашты. Җитештерү һәм продукция сату бүлеге башлыгы Елена Чемерчева белән сөйләште. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Быел Чаллыны бер миллионнан артык төрле чәчәкләр бизәячәк. Шулай ук безне һәм шәһәребез кунакларын чәчәкләр утыртылган 4300дән артык кашпо сөендерер. Коллективка хезмәтләре өчен рәхмәт», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot