news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга ялга кайткан махсус операция катнашучысы алгы сафтагы хәлләр турында сөйләде

Чаллыга ялга кайткан махсус операция катнашучысы алгы сафтагы хәлләр турында сөйләде
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте

Фергана позывнойлы хәрби Чаллыда чираттагы кыска вакытлы ялда. Ул Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов янында булды һәм рацияләр өчен рәхмәт белдерде. Аларны хәрбиләр әлегә кадәр куллана. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Хәрби сүзләренчә, ул гаиләсе белән күрешә алуга бәхетле һәм шат. Сүз уңаеннан, ир-ат аларга алдан хәбәр итмичә, сюрприз ясап кайткан.

«Хатыныма розалар букеты алдым. Кич, кояш баеган иде иде. Тәрәзәгә шакыдым. Һәм букетны тәрәзгә китердем. Хатыным чәчәкләрне күрде, тик нәрсә булганын аңламады. Шул вакытта чәчәкләрне алдым һәм ул мине күрде. Аның: «Балалар, балалар, әтиегез кайткан!» дип кычкырганын ишеттем. Төпчегем мине танымас дип уйлаган идем. Әмма бу юлы шундук кочаклап алды, шундук таныды», – дип сөйли хәрби.

Шулай ук хәрби алгы сафтагы вазгыять турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, барысы да хәрби рухта, Җиңүгә ышаналар.

«Хәзер дошман чигенә. Ул «хваткасын» югалта, әллә курка, аларның рухы төшкән кебек. Хәзер бездә нигездә арта, артиллерия, танклар эшли, нигездә кошлар белән эшлибез. Атышлар була. Бу аерым очраклар – блиндажны алу була», – дип сөйли Фергана.

Сугышчылар алгы сафта булганда, волонтерлар һәм активистлар, хакимият вәкилләре хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә.

«Безгә мөрәҗәгать иткән һәркем, скважина бораулау булсын, утын алып кайту булсын, концертка, дельфинарийга алып бару булсын — без беркемгә дә каршы килмибез. Кайдадыр аерым ихтыяҗлар буенча ярдәм итәбез,тормыш ситуацияләре һәркемдә төрле. Ә кайдадыр район чараларын яки гомумшәһәр чараларын үткәрәбез», – дип сөйләде Комсомол районы администрациясе башлыгы.

Ленар Әхмәтҗанов сүзләренчә, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә булышу – аларның турыдан-туры бурычы. Озакламый Фергана позывнойлы хәрби кабат алгы сафка китәчәк, әмма ул гаиләсенә ярдәм кирәк булган очракта ярдәм итәчәкләренә ышана.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100