news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга «Татарстан - казанышлар республикасы» автобус марафоны килде

Чаллыга «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны килде. Әлеге проект кысаларында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина республиканың соңгы елларда ирешкән уңышлары турында сөйләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, РФ Президетны Владимир Путин игълан иткән илкүләм проектлар кысаларында Чаллыда соңгы берничә елда 9 мәктәп, 26 балалар бакчасы төзелгән, бик күп юллар, иҗтимагый киңлекләр ремонтланган. «Болар барсы да кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен эшләнә», - диде ул.

«Ул проектларның кеше капиталына кагылышлылары Татарстанда, Чаллыда гамәлгә ашырыла. Казанда - яңа йогышлы авырулар хастаханәсе, балалар онкология, гемотология үзәге, Чаллыда онкология үзәге төзелде. Автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсе төзекләндерелде. Республикада гомер озынлыгы 75 яшь, балалар туу күрсәткечләре арта. Гератия хезмәте колач җәя, бу өлкәннәрнең актив тормыш алып баруына ярдәм итә. Киләчәктә Татарстанда һәм Чаллыда поликлиникалар ремонтланачак. Халыкка уңайлы шартларда медицина хезмәте күрсәтелергә тиеш», - диде ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Мәгариф һәм фән министры Алсу Әсәдуллина исә укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү буенча башкарылган кайбер эшләргә тукталды. Тиздән Казанда укытучыга һәйкәл куелачак, КФУда мәгариф һәм укытучылар музее ачылачак. Ул Чаллы мәктәпләренә, укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирде.

ТР Дәүләт комитетының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыгышында Россия һәм Татарстанның дөрес юлдан баруын ассызыклап бу эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртте. «Россиядә илкүләм проектларны тормышка ашыруга 2 триллион 983 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу акчага ил буенча 900 медицина, 800 мәгариф учреждениесе төзелде. Татарстанга 180 млрд сум (аның 130 Россия казнасыннан) бирелде. Бу акчага шәһәрләр генә түгел, авыллар да яңартыла, яңа объектлар барлыкка килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100