news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга тагын яңа 44 автобус кайтаралар

Чаллыга тагын яңа 44 автобус кайтаралар
Фото: "Шәһри Чаллы" газетасы

Чаллының «Горкоммунхоз» предприятиесенә ел ахырына кадәр тагын 44 зур автобус кайтарылачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев транспорт хезмәте күрсәтү турында чыгыш ясады.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу мәсьәләгә ачыклык кертеп: «Автобуслар ноябрьдә кайтса, алар декабрьнең икенче яртысында яисә 2025 елның январь башында маршрутларга чыгарга тиеш», – диде.

Яңа автобуслар лизинг программасы буенча, бюджет акчасына алына.

«2025 елда автобуслар алу мәсьәләсен бу ел нәтиҗәләре билгеле булмыйча планлаштыра алмыйбыз. Әмма моның өчен барсын да эшләячәкбез. Чөнки халыкка сыйфатлы һәм куркынычсыз транспорт хезмәте күрсәтү өчен 250 автобус кирәк. Тагын 44 автобусны исәпкә алсак, шәһәр маршрутларында 134 автобус йөриячәк. Бу аз, без алга барабыз», – дип искәртте мэр.

Ул «Горкоммунхоз» предприятиесе җитәкчесеннән яңа автобусларны йөртүчеләр булырмы дип сорады. Уңай җавап алгач: «Автобуслар гаражда торсын өчен тырышмыйбыз. Алар халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш», – диде ул.

Ул хәзерге вакытта Чаллы урамнарында 2, 3, 5, 10, 13, 22, 23 маршрутлар буенча 90 «НефАЗ» автобусы йөри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100