Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыга Россиянең иң көчле мотокроссчылары җыела
3-4 сентябрьдә Чаллы янындагы «Наиком Арена» стадионында мотокросс буенча Россия чемпионатының финал этабы үтәчәк. Анда Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелгән сайлап алу этапларының җиңүчеләре катнашачак. Барлыгы 200-240 спортсмен килер дип көтелә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Әҗмәкәйдә үтәчәк әлеге мотоярышлар кысаларында үзенчәлекле автомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәсе оештыру да күздә тотыла. Анда хәтта «КАМАЗ-мастер» командасының узышларда катнашучы болидын да күрергә мөмкин булачак.
Моннан тыш стадионга килүчеләр арасында квадроцикл һәм мотоцикл кебек кыйммәтле бүләкләр дә уйнатачаклар. Чарага керү ирекле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз