news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыга «Мәйдан» журналы юбилеенда катнашу өчен татар язучылары килде

Чаллыга «Мәйдан» журналы юбилеенда катнашу өчен татар язучылары килде
Фото: shahrichalli.ru

Чаллыда «Мәйдан» журналының 25 еллыгына багышланган чаралар бара. Әлеге уңайдан кичә автокалага Рәдиф Гаташ, Нәбирә Гыйматдинова, Фоат Галимуллин, Хәбир Ибраһим һәм башка язучылар килде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге башлыгы, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фаил Сафин Башкарма комитет белән берлектә бу мөһим вакыйга уңаеннан Әдәбият көне оештырды.

Язучылар, төркемнәргә бүленеп, 29, 54нче гимназияләрдә, Г.Акыш исемендәге 84нче интернат-лицейда булды, укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырды.

Чаллыда Әдәбият көннәре кысаларында «Мәйдан» журналының 25 еллык юбилее уңаеннан уздырылган тантаналы чарада шәһәр татар матбугаты үзәге җитәкчесе, «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова татар телен саклау һәм үстерүдәге хезмәтләре өчен берьюлы ике медаль (Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган медаль) белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot