Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыга күп кеше сыйдырышлы яңа автобуслар кайтарырга җыеналар
Чаллыга быел күп кеше сыйдырышлы 20ләп яңа автобус алырга ниятлиләр. Бу хакта бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Челнинские известия» газетасы укучылары белән оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.
Яңа транспорт чараларын алуга шәһәр бюджетына кергән өстәмә керемнәрдән акча бүлеп бирергә җыеналар. Аларның кайсы маршрутлар буенча йөриячәге әлегә билгесез. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Шәһәрдә яшәүчеләр мэрга Чулман проспекты буенча автобусларның сирәк йөрүенә зарланды. «42нче һәм 43нче маршрутлар белән бәйле проблемлалар бар. Балалар «Адымнар» мәктәбенә зур авырлыклар белән барып җитә. Зур автобуслар саны артса шат булыр идек. Аз кеше сыйдырышлыларына коляскалар белән дә кереп булмый», - дип фикерләре белән уртаклашты алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз