news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга «Җиңү паровозы» ретро-составы килде

Чаллыга «Җиңү паровозы» ретро-составы килде
Фото: Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе

Бүген, 30 апрельдә, «Җиңү паровозы» ретро-составы Чаллы тимер юл вокзалына килде. Фото һәм видео автоградның Telegram каналында урнаштырылган.

Ретро-состав рельслардагы музейның бер төре булып тора. Вокзал перронына килгән шәһәр халкы хәрби техниканы, сугыш коралларын, атрибутиканы күрә алды. Чаллы халкы өчен бәйрәм концерты оештырылды, кыр кухнясы эшләде. Чарада барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашты.

Өч сәгатьлек тукталыш вакытында чара кунаклары «Лебедянка» паровозы, Бөек Ватан сугышы чорындагы уникаль хәрби экспонатлар янәшәсендә фотога төшә, 1945 елгы атмосфераны яңарткан реконструкциядә, фронттан кайткан солдатлар очрашуында һәм бәйрәм концертында катнаша алды.

Исегезгә төшерәбез, «Җиңү паровозы» Куйбышев тимер юлында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан оештырылган. Кичә «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ретро-поездны Бөгелмә кабул итте.

Барлыгы «Җиңү паровозы» графигында Куйбышев магистраленең 11 станциясендә тукталыш бар. Проект яшь буынга халкыбызның бөек батырлыгы тарихын җиткерергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100