Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдан хәрбиләргә үзгәртеп ясалган 5 машина җибәреләчәк
Чаллыдан хәрбиләргә үзгәртеп ясалган 5 машина җибәреләчәк. Машиналарның барысы да куе яшел төстә, ишексез һәм багажниксыз. Машиналар иске, берсе хәтта 1971 елгы. Әмма алар чыдамлы, ди осталар. Автомобильләрнең сыйфатын мэр Наил Мәһдиев үзе тикшерде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.
«Эксплуатациядән чыккан һәм үз срогын үтәгән машиналардан без менә шундый җиңел һәм кирәкле автомобильләрне хәрбиләрнең соравы буенча ясыйбыз. Алар әлеге автомобильләр белән сугыш кирәк-яраклары ташый, яралы хәрбиләрне чыгара ала алачак. Барысы да бик гади. Мондый автомобильләр күпләрнең гомерен саклап калуда ярдәм итәчәгенә шигем юк.
Бер ай элек махсус хәрби операция зонасына баргач, шундый машиналарны егетләрнең үз көчләре белән ясавын күрдем. Без аларга бу эштә ярдәм итәргә тәкъдим иттек», – ди мэр.
Машиналарны иптәшләре белән эшмәкәр Илфат Хәбибрахманов ясаган. Тиздән алар хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз