news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан хәрбиләргә машиналар, запас частьләр җибәрелде

Чаллыдан хәрбиләргә машиналар, запас частьләр җибәрелде
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллыдан хәрбиләргә машиналар, запас частьләр җибәрелде. Әлеге чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-Автоспорт» оешмасының идарә рәисе Владимир Чагин, автогигантның профсоюз оешмасы рәисе Илдар Шамилов катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим хәбәр итә.

Бу юл хәрбиләргә заманча җиңел машиналар, йөк машиналарына запас частьләр, радиоэлектрон көрәш өчен системалар һәм башка кирәк-яраклар җибәрелде.

Наил Мәһдиев үз чыгышында күпмилләтле халыкның көче бердәмлектә булуын билгеләп үтте.

«Бу илгә авыр вакытта ярдәмдә чагыла. Бүген Чаллы ир-егетләре кулларына корал тотып илебез мәнфәгатьләрен яклый. Без аларга ярдәм итәбез. Бу эштә Автогигант коллективы зур өлеш кертә. Бүгенге көнгә 800 млн артык сумга 1000 тоннадан артык шефлык ярдәме җибәрелгән.

Мин хәрби часть вәкилләре белән аралашам. Алар автогигант ярдәмен тиешенчә бәялиләр. Сез җибәргән техника, радиоэлектрон көрәш системалары һәм башкалар хәрбиләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Сергей Когогин җитәкчелегендә сез бик мөһим, изге эш башкарасыз», - диде ул камазлыларга.

«Тушенка, макарон җибәрү вакыты узды. Хәрбиләр азык-төлек белән тәэмин ителгән. Без хәзер фронтка кирәкле төзелеш материаллары, техника, резина, запас частьләр... - хәрби бурычны үтәгәндә кеше гомерен саклап калу чараларын җибәрәбез», - диде «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин.

Сергей Когогин әйтүенчә, бүгенге көндә автогиганттан 330 кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына кирәкле техника төялгән биш йөк машинасы китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100