Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдан хәрбиләргә 39нчы партия гуманитар ярдәм җибәрделәр

Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Бу махсус хәрби операция башыннан 39нчы һәм 2025 ел башыннан 10нчы ярдәм булып тора.
Йөкне автошәһәрдә яхшы традициягә әверелгән шефлык ярдәме кысаларында җыйганнар һәм җибәргәннәр. Озату шәһәр хакимияте, активистлар һәм волонтерлар катнашында узды.
«Чаллы һәрвакыт битараф булмаган, авыр минутларда янәшә булырга, ярдәм кулын сузарга әзер кешеләр яшәве белән аерылып торды», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Оештыручылар мәгълүматлары буенча, бер ай эчендә квадрокоптерлар, автомобильләр, мотоцикллар, квадроцикллар, генераторлар, төзелеш материаллары, азык-төлек, медикаментлар һәм халыктан шәхси посылкалар җыя алганнар. Ярдәмне Луганск өлкәсеннән Херсон өлкәсенә кадәр 14 бүлекчәгә китерәчәкләр.
Йөкне алгы сызыкка Рәүф Низаметдинов һәм Галимҗан Вәлиуллин китерәчәк. Низаметдинов өчен бу хәрби хәрәкәтләр зонасына 26нчы сәфәр була, ә Вәлиуллин өчен – 3нче сәфәр.
«Минем хәрби хәрәкәтләрдә катнашасым килә иде, ләкин мине алмадылар. Миңа тиздән 70 яшь була. Ләкин анда хәрбиләрнең кәефләрен күтәрәсе килә, блиндажда кунганда гармунда уйныйбыз. Алар бик канәгать кала», - дип сөйләде Вәлиуллин.
Махсус хәрби операциягә Чаллыдан шефлык ярдәмен даими җибәреп торалар. Оештыруда шәһәр предприятиеләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм шәхси затлар катнаша.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз