news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдан Түбән Камага «Гаилә учагы»н алып килделәр

Чаллыдан Түбән Камага «Гаилә учагы»н алып килделәр
Фото: Чаллы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтеннән

Чаллыдан Түбән Кама районы ЗАГС идарәсенә «Гаилә учагы» ут капсуласын тапшырдылар. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Искәртик, Гаилә елы кысаларында бу утны «Россия» күргәзмә-форумына гаиләнең изге яклаучылары Петр һәм Феврониянең туган ягы булган Муромнан алып килделәр.

Түбән Камада яшәүче күп балалы Мешалкиннар гаиләсенә капсуланы Чаллы ЗАГС идарәсе башлыгы Равил Зарипов һәм күп балалы Андровлар гаиләсе тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot