news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдан тизйөрешле суднолар йөри башлый

Чаллыдан тизйөрешле суднолар йөри башлый
Фото: "Татар-информ" архивы

Чаллыдан тизйөрешле суднолар йөри башлый. Бу хакта «Шәһри Чаллы» ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовка сылтама белән хәбәр итте.

Иртәгә яңа «Метеор-2020» Чистай-Түбән Кама-Алабуга-Чаллы маршруты буенча беренче рейска чыгар, дип планлаштырыла.

«Иртәгә төшке аш тирәсендә Чаллыга яңа «Метеор-2020» киләчәк. Рейс 8.00 сәгатьтә Чистайдан башлана. Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрен карыйбыз. Соңгы тукталыш Чаллының Үзәк урамында була», - диде министр Боровецк күперен ачу тантанасында.

«Без су транспортында пассажирлар йөртүне яңартырга, шәһәрләрнең матурлыгын гына түгел, республика сәнагатенең көчен дә күрсәтергә телибез. «Метеор»лар Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно заводында җитештерелә. Без туристлык агентлыклары белән шәһәр тарихы, сәнәгать предприятиеләре музейларына, «КАМАЗ»га, визит-центрга барабыз», – диде ул.

Чаллыда «Чаллыяр» торак районында елга вокзалы да төзеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot