news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-атның улы туган

Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-атның улы туган
Чаллы хакимияте матбугат хезмәте фотолары

Чаллыдан мобилизацияләнгән Эдуард һәм тормыш иптәше Алинәнең беренче сабыйлары туган. Бәләкәчкә Динар дип кушканнар. Сабый белән әнисен әтиләре дә каршы алды. Ул Казанда хәрби өйрәнүләр үтә иде. Аңа бер көн ял биргәннәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Яшь гаиләне шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул әнисе белән сабыйга сәламәтлек, әтисенә махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Бала туу хөрмәтенә гаиләгә 100 мең сум акча да тапшырды. «Мондый акчалата бүләк баласы туган һәр мобилизацияләнүченең тормыш иптәшенә биреләчәк», - диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot