news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына питбайк, квадроцикл, квадрокоптерлар җибәргәннәр

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына питбайк, квадроцикл, квадрокоптерлар җибәргәннәр
Фото: шәһәр хакимияте сайтыннан

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына быелның 14нче гуманитар йөге озатылды. Йөк машинасына якынча 11 млн сумлык 10 тоннадан артык кирәк-ярак тутырылган. Йөк составында азык-төлек, медикаментлар, питбайк, ике квадроцикл, аларга прицеплар, 11 квадрокоптер, спутник интернеты һәм башка махсус техника бар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев хәрбиләргә кирәкле әйберләрне җыярга булышкан кешеләргә рәхмәт әйтте.

Бу юлы әлеге изге эшкә предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре: Рафаэль Юнысов, Сергей Рачков, Әлфия Лоханина, Сергей Горшков, Михаил Левашов, Рамил Миңнеханов, Леонид Барышев, территориаль иҗтимагый совет активистлары, шәһәрдәшләр үз өлешен керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot