news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан махсус операциягә зур ярдәм партиясе җибәрәләр

Чаллыдан махсус операциягә зур ярдәм партиясе җибәрәләр
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте

Бүген Чаллыдан чираттагы тапкыр шефлык ярдәме җибәрделәр. Ул Россия мәнфәгатьләрен яклаучы хәрби хезмәткәрләр өчен билгеләнгән. Агымдагы елда бу махсус хәрби операция уздыру зонасына инде 14 тапкыр ярдәм җибәрү.

Евгений Романов шефлык ярдәме белән йөкне алып китү өчен Чаллыга Самара өлкәсеннән килгән. Ул аны хәрби хезмәткәрләргә илтәчәк. Алгы сызыкта аның туганнан туган ике энесе хезмәт итә, ир-ат алар белән бик горурлана. Ул күптәннән әлеге рейска туры килергә теләгән.

«Бу минем беренче рейс. Башка рейсларда булдым, туры килә алмадым. Хәзер менә шундый мөмкинлек барлыкка килде. Махсус операциядә минем туганым контракт буенча хезмәт итә. Шулай ук туганнан туган икенче энем өлешчә мобилизация буенча хәрби операция зонасында», - дип сөйләде машина йөртүче.

Беренче рейсы булса да, Евгений Романовның инде махсус хәрби операция уздыру зонасында булганы бар.

«Без абый белән икәү махсус хәрби операция ихтыяҗларына куллану өчен «Нива» машинасы сатып алдык. Узган ел май аенда без аны Луганскига илттек. Рух сугышчан. Егетләр, туганнан туган энемнең хезмәттәшләре белән очраштым», — дип уртаклашты Евгений Романов.

Бу юлы ир-ат энеләрен күрмәячәк. Ләкин, Евгений үзе әйтүенчә, алгы сызыкта барысы да үзебезнекеләр, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә кирәк. Автошәһәр волонтерлары да шулай ук саный. Менә инде берничә ел дәвамында алар шулай ук Ватанны саклаучыларга актив ярдәм итә.

«Безгә махсус Саратовтан схемалар килә, әлеге схемалар буенча маскировка челтәрләре үрәбез. Һәр челтәр төре буенча уникаль, бу җир нинди булуга бәйле. Мәсәлән, кыш көне челтәрләр ак төстә. Коптерлардан, биектән күренми торган, яктылыкны кире кайтара торган тукымалар кулланабыз. Хәрбиләребез шул челтәрләр белән каплана», — дип уртаклашты «27 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Наумкина.

«10 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Вера Захарова сөйләгәнчә, аларның махсус операция зонасына йөрүче командасы бар. Алар егетләргә көндәлек тормышта куллана торган әйберләрне: азык-төлек продуктлары, медикаментлар, канцелярия товарларын үзләре илтеп тапшыра.

«Быел 180 килограммнан артык чәк-чәк әзерләдек. Шулай итеп, 2022 елдан башлап 2 ел эчендә 285 килограмм», - дип уртаклашты «39 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова.

Бу юлы хәрбиләргә азык-төлек продуктлары, медикаментлар, питбайк мотоцикл, ике квадроцикл һәм аларга ике тагылма, унбер квадрокоптер, спутниклы интернет һәм башка махсус техника илтәчәкләр.

«Без махсус хәрби операция зонасына зур ярдәм җибәрәбез. Бу 11 миллион 400 мең сум гомуми суммага 10 тоннадан артык, ярдәм. Хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтүче битараф булмаган предприятиеләребез бар. Әлеге йөк «Төньяк» гаскәрләр төркеменә илтеп тапшырылачак. Ул якын көннәрдә барып җитәчәк», — дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев.

Бу махсус операция башланганнан бирле 28нче тапкыр шефлык ярдәме җибәрү. Әмма соңгы тапкыр ярдәм партиясе җибәрүебез түгел, дип билгелиләр Чаллыда.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100