news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан махсус операция зонасына һәм Рөстәм Гатинның кыр кухнясына ярдәм җибәрелде

Чаллыдан махсус операция зонасына һәм Рөстәм Гатинның кыр кухнясына ярдәм җибәрелде
Фото: Шәһәр хакимияте сайтыннан

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар йөк озатылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттәгечә хәрбиләргә ярдәм илтүче машина йөртүчеләрнең һәрберсе белән исәнләшеп хәлләрен сорашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Ике йөк машинасына 18 тоннадан артык йөк: перчатка, биноколь, хуҗалык товарлары, медикаментлар, азык-төлек төялгән. Шулай ук 68нче коррекция мәктәбе укучыларының коры душы, Үзәк район Территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясенең 115нче балалар бакчасы белән берлектә җыйган носкилар, шәхси гигиена әйберләре һәм башкалар хәрбиләргә бик кирәк булачак.

Хәйрияче, эшмәкәр Рөстәм Гатинның кыр кухнясы өчен «УАЗ2 машинасы җибәрелде. Иганәчеләр ярдәме белән алынган әлеге машинаны Лисичанск халкына кайнар ризык ташу өчен файдаланачаклар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гуманитар ярдәм туплауга өлеш керткән иганәчеләргә, эшмәкәрләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, халыкка, волонтерларга һәм башка битараф булмаган кешеләргә рәхмәт әйтте. «Ялга кайткан хәрбиләр ярдәмнең кирәк булуын әйтте. Без аларга һәм Лисичанск халкына күпме кирәк шуның кадәр ярдәм итәчәкбез», - диде ул.

Фото: Шәһәр хакимияте сайтыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100