Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдан махсус операция хәрбиләренә 60 тонна ярдәм җибәргәннәр

Кичә Чаллыдан хәрбиләргә чираттагы, быел дүртенче шефлык ярдәме партиясен җибәрделәр. Бу юлы ярдәмне берьюлы өч йөк машинасына төяп алып барачаклар. Машина йөртүчеләр – Ватанны саклаучылар.
Аларның берсе – Владимир шәһәреннән Бугор позывнойлы хәрби хезмәткәр. Аңа 49 яшь, һәм ул инде дәү әти булып өлгергән. Әмма ир-ат әлегә оныгы белән уйнап утыра алмый – 2024 елның февраленнән алгы сызыкта хезмәт итә. Туган илне якларга вакыт, ди ул.
«Иң шатлыклы яңалык – кызымның кияүгә чыгуы. Дөрес юлда булуыбызны аңлау бик күңелле булды: тыныч тормыш дәвам итә икән, димәк, без барысын да дөрес эшлибез», - дип уртаклашты хәрби хезмәткәр. Ул кызына шалтыратып, аңа бәхет һәм мәхәббәт теләгән.
Бүген Бугор хәрби иптәшләре белән бергә шефлык ярдәмен алыр өчен Чаллыга килде.
«Ярдәмне тоябыз, булышалар. Барысына да зур рәхмәт. Посылкалар, балалардан котлаулар килә. Ярдәмне тойгач, күңелгә рәхәт булып китә», - дип билгеләде Барс позывнойлы хәрби хезмәткәр.
«Бала җибәргән гап-гади хат – ул да бик кадерле. Кыйммәтле әйбер булу кирәк түгел. Иң мөһиме, чын күңелдән булсын. Биредә сугышчан мохит, барыбыз да нык торабыз, эшлибез», – дип өстәде Вампир позывнойлы хәрби.
Чаллы эшмәкәрләре 1233нче полк һәм медицина-санитария батальоны өчен 60 тоннадан артык йөк җыйган. Ярдәм составында – блиндажлар төзү һәм төзекләндерү өчен агач материаллар һәм башка кирәкле әйберләр.
«Безнең халыкны һәм безнең армияне җиңү мөмкин түгел. Чөнки бездә үзара ярдәмләшү, үзара аңлашу һәм булышу дигән әйбер бар. Хәрбиләр өчен без җибәргән йөк кенә түгел, ә бу йөкне җибәрергә дип килгән кешеләр дә зур ярдәм булып тора», – дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Бу – махсус хәрби операция башланганнан бирле җибәрелгән 33нче шефлык һәм гуманитар ярдәм партиясе. Чаллы халкы туктарга җыенмый – алар хәрбиләргә Җиңүгә ирешкәнчегә кадәр ярдәм итәчәк.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз