news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан Лисичанскига тагын 20 тонна кирәк-яраклар җибәреләчәк

20 гыйнварда Лисичанкига тагын гуманитар ярдәм машинасы китәчәк. Бу юлы ул эшмәкәр Рөстәм Гатин белән эшләүче волонтёрларга исәпләнә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Искәртик, Рөстәм Гатин кыр кухнясы ярдәмендә көн саен 5 мең кешегә кайнар аш ашата. Ел ярым эчендә ул авыр хәлдә калган Лисичанскта яшәүче 2300000 кешене тукландырган. Хәзерге вакытта азык-төлек, кирәк-яраклар, автомобиль запас частьләрын туплау бара.

«Волонтёрлар хезмәте түләнергә тиеш. Шуңа күрә хезмәт хакын түләүне үз өстебезгә алдык. Гуманитар ярдәмне туплап, гыйнвар ахырына Лисичанскига җиткерергә планлаштырабыз. Узган ел Донецк Халыклар Республикасына 700 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Күпме акча сарыф ителгәнен әйтеп тормыйм», - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Мэр хәрбиләргә көн саен ярдәм итүче «Своих не бросаем 116» волонтёрларына, гуманитар ярдәмне илтү өчен йөк машиналары бирүче Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулинга рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100