Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыдан Лисичанскига тагын 20 тонна гуманитар йөк җибәрделәр
16 декабрьдә Чаллыдан гуманитар йөк төягән 20 тонналы фура Лисичанкида яшәүчеләргә һәм Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарга китте. Ярдәм Россия Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов инициативасы белән җыелган, акциягә эшмәкәрләр, парламетарийның партиядәшләре һшм республикада яшәүче гади халык кушылган. Депутат сүзләренчә, запастан чакырылган хәрбиләр өчен эш кораллары — көрәк, шуруповерт, болгарка, дизель генераторы, шулай ук УАЗ һәм «Нива Шевроле» автомобильләре алынган. Ярдәм мобилизацияләнгәннәр соравы буенча җибәрелгән.
Лисичанскида яшәүчеләргә җылы киемнәр һәм азык-төлек, балаларга Яңа ел бүләкләре җибәреләчәк.
«Лисичанскида яшәүчеләр без аларга бөтен ил белән ярдәм иткәнне белерге тиеш, ә үзебезнең ир-атларны өйдә көтәбез», - диде парламентарий.
Чечня хәрби хәрәктендә катнашкан Александр Быков сүзләренчә, мобилизацияләнгәнннәрнең хатыннары һәм әниләре туганнарына посылкаларны шәхсән үзләре җыйган.
«Хәрби хезмәткәрләргә һәркемнең ярдәм итәсе килә. Балалардан рәсемнәр һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын теләгән хатлар алып барабыз», - диде Чаллы кешесе.
Автомобильләрне һәм гуманитар ярдәмне фура хуҗасы һәм йөртүче Рамил Мөхәмәтдинов алып бара. Ул Лисичанскига 19 декабрьдә барып җитәргә тиеш.
Фотоларны депутат Әмир Хәмитовның ярдәмчесе Роза Гайнетдинова бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз