news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан Лисичанск халкына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

Чаллыдан Лисичанск халкына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде
Фото: Шәһәр хакимиятетенең Телеграм-каналыннан

Бүген Чаллыдан Луганск Халык Республикасының Лисичанск халкын ашату өчен азык-төлек төялгән машина озатылды. Йөкне «Далини» компаниясе туплаган.

Әлеге азык-төлек Лисичанск хатын-кызларын, балаларын, картларны кайнар ризык ашату өчен кирәк. Бу эшне эшмәкәр Рөстәм Гатин командасы башкара. Волонтерлар көненә 5 мең кешене ашата. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Гуманитар йөкне озатырга гадәттәгечә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре килгән иде.

Рөстәм Гатин үзенең чыгышында шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә рәхмәт әйтте. «Шәһәр булышмаса, без бу эшне бүгенге дәрәҗәдә башкара алмас идек. Азык-төлек кешеләрне ашатырга берничә көнгә генә җиткән булыр иде. Безнең исәп буенча, сезнең ярдәм белән, апрельдә 800 мең гә якын порциядә кайнар ризык әзерләнәчәк. Бу бик зур сан. Без туктарга җыенмыйбыз», – диде ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100