news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдан күп балалы гаиләләргә 8 районнан җир бирәчәкләр

Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итүгә шәһәр башкарма комитеты 42,5 млн сум бүлеп бирәчәк. Әлеге сумма шәһәр бюджетыннан калган акчадан алыначак һәм җирләрне межалауга тотылачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

Чаллыда җир алуга 6 мең гаилә чиратта тора. 900 гектарга якын җир таләп ителә. Узган елның декабрендә ТР Дәүләт Советы депутатлары яңа закон кабул итте. Аның нигезендә, Чаллыдан күп балалы гаиләләргә якындагы Тукай районында гына түгел, Татарстанның тагын сигез районында да җир кишәрлекләре тәкъдим итәргә мөмкин.

Алар арасында Менделеевск, Алабуга, Минзәлә, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Актаныш һәм Мөслим районнары бар. Менделеевск районы җитәкчелегенә Чаллыдан күп балалы гаиләләргә тапшыру өчен 670 кишәрлек табу бурычы йөкләнгән. 131 участок әзер. Җирләрне Чаллыга тапшыру белән межалау эшләренә керешәчәкләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot