Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыдан Донецкига гуманитар ярдәм машинасы кузгалды
Чаллы активистлары Донецкига чираттагы гуманитар ярдәм машинасын озатты.
«Фура шыгрым тулы. Ниләр генә юк анда. Азык-төлек тә, хәрби кием дә, техника запчастьләре, төзелеш материаллары да бар. Хәтта ике «ВАЗ» һәм «Нива» машиналарын да сыйдырдык», - ди Чаллының десантчы ветераннар союзы җитәкчесе Михаил Клюшин.
Кирәк-яраклардан тыш, хәрбиләргә хатлар, якыннарыннан посылкалар да бар. Һәм иң мөһиме - су. Хәзерге вакытта хәрби операция җирлегендә чиста суга кытлык. Күпләп су һәм фильтрлар җибәрделәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Мондый гуманитар ярдәмне десантчы, әфганчы ветераннар союзы эшмәкәрләр, шәһәрдәшләр белән берлектә 6нчы тапкыр җибәрә.
«Беркем битараф түгел. 100 сум алып килүче пенсионерлар да булды. Ярдәмгә үз өлешен шәһәр эшмәкәрләре дә кертте. Һәммәсенә рәхмәтлемен», - ди Михаил Клюшин.
«Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбыз ничек берләшкән, хәзер дә шундый ук күренеш. Халык берләшеп ярдәм итә. Бу читтән күзәтүчеләр өчен дә үрнәк булып тора», - диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз