news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы «Жемчужина» шифаханәсендә янгын чыккан

Чаллыда Мәләкәс урамындагы «Жемчужина» шифаханәсендә бүген иртән янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, икенче корпусның өченче каты янган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә кунаклар һәм персонал эвакуацияләнә алган, аларның саны ачыклана.

Янгын сүндерүчеләр алты квадраттагы янгынны сүндергән.

«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot