Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыдагы уникаль мәктәпнең бина эчендәге бакчасында банан агачы җимеш биргән
Чаллыда 44нче мәктәптәге капиталь ремонт барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты. Быел әлеге мәктәп Россия мәгариф министрлыгы программасы буенча төзекләндерелә. Ул 1985 елда төзелгән. Шуннан бирле капиталь ремонт үткәрелмәгән, мәктәп бик салкын булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Мэр бинаның уникаль тарихын искәртте. Аны катыргы-кәгазь комбинатының беренче генераль директоры Сергей Титов төзеткән. Татарстанда ул бердәнбер. Россиядә мондый проектлы мәктәп Сочида гына бар. Бина эчендә кышкы бакча бар, анда банан быел җимеш биргән.
«Биредә җылыту Ленинград системасы буенча эшләгән. Проблеманы хәл итү өчен төзүчеләр тулысынча подвалдагы сантехниканы, батареяләрне алыштыра. Ишекләр, тәрәзәләр дә яңа булачак.
120 миллион сум мәктәп ремонтына, 15 миллион сум бүлмәләрне җиһазландыруга тотылачак. Тантаналар залы, пәрдәләр, жалюзи бер стильдә, заманча таләпләргә җавап бирәчәк. Бүлмәләргә кирәкле җиһазларны алачакбыз» дип сөенечен уртаклашты мәктәп директоры Лилия Нуртдинова.
«Һәр ел ремонт ясап булмый. Обьектка тотынганбыз икән, бар таләпләр үтәлерлек итеп, иң югары стандартлар буенча сыйфатлы итеп эшләсеннәр», – диде мэр. Ул сметага кертелмәгән булса да мәктәпнең тышкы ягын һәм бассейныны яңартылачагын да әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз