Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдагы сайлау участокларында кешеләр прививка ясата һәм медицина тикшерүе уза ала
Чаллыдагы сайлау участокларында шәһәр халкы вакцинация уза һәм сәламәтлекләрен тикшерә ала. Прививка ясатыр алдыннан табиб-терапевт медицина тикшерүе уздыра.
«Бүген безнең участок сайлау комиссиясе базасында медицина хезмәткәрләре бригадасы эшли. Укытучылар, хезмәткәрләр һәм мәктәп укучыларының ата-аналары прививка ясатуына шатбыз. Бу аларның гаиләләрендә балалар сәламәт булачак, дәресләргә даими йөри алачак, ә авыручылар азрак булачак дигәнне аңлата», – диде 10нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Тәхаветдинова.
Сайлау участогында прививка ясаткан җирле мәктәпнең физкультура укытучысы Рәис Аззиуллин процедураның тиз һәм артык мәшәкатьләрсез узуын билгеләп үтте.
«Бик уңайлы – беркая да барырга, вакытны әрәм итәргә, чиратта торырга кирәкми. Килдем, үз мәктәбемдә ясаттым һәм инде күңелем тыныч» - диде ул.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз