news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ифтарда катнашучылар мохтаҗларга ярдәм иткән

Чаллыда ифтарда катнашучылар мохтаҗларга ярдәм иткән
Фото: chelny-izvest.ru

Чаллыда open-ифтарда 166 хатын-кыз катнашкан. Билетларны сатудан кергән акчаның бер өлеше күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән хатын-кызларны чакыруга юнәлтелгән. Хәйрия ярдәме шулай ук «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына тапшырылган.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыз ачуга кадәр күңелле аралашу өчен махсус программа әзерләнгән: күргәзмә, яулык бәйләү буенча мастер-класс, шулай ук үз исемеңне гарәпчә язып карарга мөмкин булган.

Чараның тантаналы өлеше Коръән укуга багышланган, аннары аш мәҗлесе узган.

Казаннан җырчы Гүзәлем, рухи-әхлакый үсеш үзәгеннән «Нур» нәшидләр ансамбле, шулай ук Гаилә елы уңаеннан татар драма театры артистлары чыгыш ясаган.

Шәһәрнең ресторан һәм мәчетләрендә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен ифтарлар уздыру дәвам итә. Рамазан ае 9 апрельгә кадәр узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot