Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдагы батут үзәгендә 8 яшьлек кыз умыртка сөяген сындырган
Чаллыда 8 яшьлек кыз батут үзәгендә умыртка сөяген сындырган. Бу хакта Кама балалар медицина үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кыз батутта сикергән, аны бу вакытта инструктор карап торган. Сикергәннән соң аның аркасы авырта башлаган. Табиблар умыртка баганасында компрессион сыну диагнозы куйган.
«Батутта сикергәннән соң имгәнүләр – еш була торган күренеш: имгәнүләрдән алып сыну җәрәхәтләренә кадәр. Җитди җәрәхәтләрдән соң балаларны озак вакыт стационарда дәвалану һәм тернәкләнү көтә», – диде медицина үзәге табиб-травматологы Эльза Дәүләтова.
Хәзер имгәнгән кыз дәвалану курсын уза.
Быел Кама балалар медицина үзәге травмпунктына батутта сикергәннән соң 161 бала шикаять белән мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз