news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә 700 килограммлы ярымай куйдылар

Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә 700 килограммлы ярымай куйдылар
Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте

Чаллыда бүген «Җәмиг» мәчетенең икенче блогына ярымай куйдылар. Моңа кадәр ике ярымай үзәк өлештә урнаштырылган иде.

Җәмигъ мәчете төзелеше фонды директоры Уел Хөсәенов ярымайның махсус техника ярдәмендә Волгодонск компаниясе тарафыннан ясалганын һәм махсус техника белән урнаштырылганын сөйләде. Ярымай корычтан эшләнгән, аның авырлыгы 700 килограмм тәшкил итә.

«Бүген без кече гөмбәзне кую бәхетенә ирештек. Корбан бәйрәменә кадәр өлгердек. Озакламый зур гөмбәз дә, ике кечкенә манара да куелачак. Тиздән, ике ай эчендә, мәчетебез үз кыяфәтен алачак», - диде Уел Хөсәенов.

Исегезгә төшерәбез, мэрия бинасыннан ерак түгел гыйбадәт йорты төзү турындагы карар 28 ел элек, 1992 елда ук кабул ителгән иде. Шул вакытта аңа Казан ханлыгының соңгы идарәчесе хөрмәтенә «Сөембикә» атамасын бирәләр. 2009 елның көзендә беренче ташны салу тантанасы була, ә 2010 елда төзелешнең беренче этабына керешәләр.

Проект нигезендә, Чаллы Җәмигъ мәчете Татарстанда иң биек мәчет булырга тиеш. Манараларның биеклеге 82 метр тәшкил итәчәк. Мәчет меценатлар акчасына төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100