news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы 5 нче шәһәр хастаханәсе урынына яңа объект төзеләчәк

Чаллыдагы 5 нче шәһәр хастаханәсе урынына яңа объект төзү ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Республика җитәкчелеге йөкләмәсе буенча, капиталь ремонт үткәрү яки яңа хастаханә төзү мәсьәләсе тора иде. Яңа объект төзү яхшырак булачак. Хәзер объектны проектлау эше бара», - диде министр.

Марат Садыйков киләсе атнада Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге белән очрашып, бу проектны адреслы финанслау буенча 2023-2024 елларга каралган федераль программага кертү турында сөйләшергә җыенганын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot