news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда юл һәлакәтенә берничә сәгать кала куелган юл киртәсе машина йөртүчене коткарган

Чаллыда юл һәлакәтенә берничә сәгать кала куелган юл киртәсе машина йөртүчене коткарган
Фото: Автомобиль юллары предприятиесе

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтенә берничә сәгать кала урнаштырылган юл киртәсе җиңел машина йөртүчесен куркыныч нәтиҗәләрдән коткарган.

Узган якшәмбедә автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре Боровецкий боҗрасында барьер киртә урнаштыру эшләрен төгәлләгән, ә 8 декабрьгә каршы төндә аңа җиңел машина бәрелгән. Юл киртәсе җиңел машинаны кюветка төшеп китүдән саклап калган.

Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан, ләкин юл читендә машинаның фараларының кисәкләре һәм дәүләт номеры ятып калган. Барлык мәгълүматлар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә тапшырылган.

Автомобиль юллары предприятиесе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, әлеге участокта барьер киртә урнаштыру эшләре дәвам итә.

Фото: Автомобиль юллары предприятиесе

news_right_1
news_right_2
news_bot