news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җылыту сезонын башлау 16 сентябрьдән 13 сентябрьгә күчерелде

Чаллыда җылыту сезонын тиешле сроктан иртәрәк башларга карар кылынды.

«Шәһәр җитәкчелеге вазгыятьне бәяләде һәм балалар бакчаларына, Кама балалар медицина үзәгенең балалар стационарына җылылык бирергә карар кылды», — диелә мэрия хәбәрендә.

Бер көн алдан аппарат киңәшмәсендә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җылыту сезонын башлауны 16 сентябрьдә дип әйткән иде, әмма кирәк булса шәһәр җылылык бирә башларга әзер, диде.

Җылылык белән тәэмин итү республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә дә алдан бирелгән. Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча Татарстанның Питрәч районы мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләре җылытыла башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot